Зеленодольск районы "Без бер юлдан!" марафонында актив катнаша

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Зеленодольск районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары Норлат балалар йортында булдылар һәм балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар, шулай ук бүләкләр тапшырдылар. Әле күптән түгел генә тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы Кайбыч интернат-йортында картлар һәм инвалидлар өчен "Чиста йөрәк җылысын бүләк итәбез!" дигән хәйрия акциясе белән булдылар. Буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, балаларда өлкән буынга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, өлкәннәр турында кайгырту - сәфәр нәкъ менә шул максат белән оештырылды. "Чиста йөрәкләр" хәйрия фонды һәм ярдәмчел кешеләр ярдәме белән барысы да бүләкләр алдылар һәм ярдәм итүче һәр кешегә игелекле йөрәкләре өчен чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International