2022 елның 5 июлендә, сишәмбе көнне, Зеленодольск шәһәрендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылган илнең бөтен территориясендә эшмәкәрләрне чираттагы кабул итү узачак. Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне кысаларында, Зеленодольск шәһәре прокуратурасында иртәнге сәгать 8.00дән көндезге сәгать 12.00гә кадәр кабул итү оештырылачак.
Чараның максаты-эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның прокуратура органнарына шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыруда ярдәм итү. Шундый ук чара айның һәр беренче сишәмбесендә түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Зеленодольск шәһәре, Шевченко урамы, 1 йорт.
Үзегез белән шәхесне раслаучы документ (паспорт) булырга тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 6-67-30.