Зеленодольск шәһәре "ПОРТ" яшьләр үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер белеме буенча "Хикмәт" Республика Чемпионатының I этабы узды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

 Катнашучылар түбәндәге белемнәрне таләп итә торган өч блок биремнәр башкардылар:

- компьютер техникасы нигезләрен белү;

- Яндекс эзләү системасында эшли белү;

-электрон почта белән эшли белү;

-Microsoft Office белән эшли белү;

-текст файлларын, фотографияләр, сурәтләрне, видеофайлларны интернетта тиз эзли белү;

- РФ Дәүләт хезмәтләре һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталлары белән эшләү;

- мәгълүмат иминлеге буенча бирем.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Наталья Елина, 2 урынны Татьяна Чистякова, 3 урынны Наталья Морозова алды.

Җиңүчеләр көз көне Казанга чемпионат финалына юл тотачак.

Район этабын оештыручылар-ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Зеленодольск районындагы социаль яклау бүлеге, район ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы һәм «ПОРТ» яшьләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International