Хөрмәтле Зеленодольск шәһәре корабль төзүчеләре һәм әлеге тармак ветераннары!

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Сезне бәйрәм белән котлыйм!

Зеленодольск шәһәрендә суднодар төзү – ул бай тарих, гореф-гадәтләр, хезмәт сөючәнлек һәм сайланган эшкә җаваплы караш үрнәге. Бу безнең кешеләр, аларның һәркайсы илнең оборона сәләтлелегенә бәяләп бетергесез өлеш кертә!

Бүген Горький исемендәге суднолар төзү заводы - Россия Хәрби-диңгез флоты өчен диңгез һәм елга корабльләре, төрле класслы суднодар, хәрби кораблар белән тәэмин итүче иң эре заводларының берсе.

Шунысы куанычлы, бүген, корабльләр төзүчеләр көнендә, заводта 03830 проектының "Метеор - 2020" су асты канатларында тизйөрешле пассажир судносын (СПК) төшерү тантанасы узачак.

Кадерле корабеллар! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри казанышлар телим!

Зеленодольск муниципаль районы Башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International