Бүген 156 бала һөнәри белем турындагы дипломнар алды, шуларның 50се-кызыл диплом! "Дәвалау эше" белгечлеге буенча – 44, "шәфкать туташы" белгечлеге буенча - 122 укучы.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, Зеленодольск медицина училищесының Күзәтү советы рәисе Чыңгыз Мәхмүтов килделәр.
- Зеленодольск медицина училищесы -Татарстан Республикасында иң көчлеләрнең берсе. Инде киләсе елда учреждение үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сез Зеленодольск районына, республикабызга һәм илебезгә кирәк! Сезне республиканың медицина оешмаларында, башкалабыз – Казан шәһәрендә дә көтәләр. Зеленодольск үзәк район хастаханәсендә һәм республиканың башка районнарында эшләячәк, кешеләргә ярдәм итеп, сәламәтлек саклау системасын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүчеләр бар, - диде Михаил Афанасьев.
Бюджет һәм бюджеттан тыш нигезләрне тәмамлаучыларның барысын да республиканың дәвалау оешмаларына эшкә урнаштырачаклар. Шул исәптән Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә - 35, республика сырхауханәләре һәм хастаханәләренә - 18, БРКХнә (ДРКБ)-1 кеше. Алты чыгарылыш сыйныф укучысы республика онкологик диспансеры штатына керәчәк.
Зеленодольск үзәк район хастаханәсендә 12 кеше калачак, калганнары Татарстан районнары үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре сафларын тулыландырачак.