Зеленодол районында торак-коммуналь хезмәт тарифлары үсеше 10,2 % тәшкил итте

2013 елның 2 июле, сишәмбе
Торак-коммуналь хезмәт бәяләре артты. 1 июльдән Россиядә ЖКХ тарифлары үсте. Алар һәр төбәк өчен федераль хезмәт тарафыннан билгеләнде. Зеленодол районында тарифлар гомумән алганда 10,2 %ка күтәрелде. 
Шулай итеп, халык өчен 1 кВ/сәг электр энергиясе 2 сум 88 тиен - димәк, 9%ка үскән. Табигый газ бәясе 15%ка күтәрелгән, димәк, 4 сум 61 тиен, җылыту 11%ка арткан. Кайбер торак  хезмәтләре  дә арткан. Мәсәлән, ишегалларын , подъездларны җыештыруга. Бу әлеге эшләрне башкаручыларга хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге тудыра. Торак фонды белән идарә итүгә тариф 20%ка күтәрелгән. Зеленодол торак-коммуналь департаменты җитәкчесе сүзләренә караганда , штат расписаниесенә ярашлы рәвештә, халык арасында түләү буенча аңлату эшләре  алып бару һәм исәпләүче җиһазлар күрсәткечләрен карап тору өчен, белгечләр эшкә  алыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International