Мулла Илендә яңа мәчет ачылды

2013 елның 3 июле, чәршәмбе
30-нче июнь көнне Мулла Илендә зур гына тантана үтте – яңа мәчет ачылды.
Яңа мәчет авылның икенче гыйбадәтханәсе – беренче мәчетләре бик борыңгы.
Мәчет ачылышы тантанасын Яшел Үзән шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Коръән уку белән ачып җибәрде, аннары сүзне Мулла иленең күренекле шәхесе Равил хәзрәт алды.
Җыелышта шулай ук Яшел Үзән шәһәр һәм район имам-хатыйблары, җирле совет идарә җитәкчеләре һәм спонсорлар катнашты. Тантана дәвамында күпкенә кешеләр котлау сүзләре әйттеләр һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Соңыннан тәкбир әйтеп мәчет ачылды – яңа гыйбадәтханәдә намаз укылды. Аннан соң кунаклар һәм Мулла Иле халкы өчен бәйрәм табыны әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International