Александр Тыгин һәм Марат Әхмәтов "Җиләкле үзән"дә булды

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
3 июльдә ТР Премьер-министры  урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зеленодол районының Олы Яке авылы янында урнашкан крестьян-фермерлык хуҗалыгы эше белән танышты. Министрны Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин  һәм КФХ җитәкчесе Илдар Ситдыйков озатып йөрде. Марат Әхмәтов "Җиләкле үзән" эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Хуҗалыкның потенциалы зур һәм бакча җиләген үстерергә теләүчеләргә курслар үткәрү өчен монда бөтен мөмкинлекләр бар",- дип ассызыклады ул. 
Хуҗалык үз эшен 2012 елда 2 гектар җир белән башлап җибәргән иде. Бүген инде хуҗалык биләмәләре 6 гектарга җитте. "Җиләкле үзән" КФХның төп максаты -  конкуренциягә сәләтле продукция җитештереп, чит илдә җитештерелгән җиләк урынына, аның белән, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Казан кебек, Татарстанның эре шәһәрләрен тәэмин итү.  Илдар Ситдыйков күтәргән күп кенә мәсьәләләрне хәл итүне министр эш планына кертте. Болар - бакча җиләгенә су сибәргә  су алына торган буаны реконструкцияләү, суыту җиһазлары  сатып алуга ярдәм һәм башкалар. Визиты ахырында ТР авыл хуҗалыгы министры хуҗалык җитәкчесенә уңышлар теләде һәм якын киләчәктә КФХка, җиләк басуларын арттырырга өстәмә җирләрне арендага алу өчен, дәүләтнең булышачагын ассызыклады.
    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International