Универсиада уты Зеленодолга килде

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Зеленодол Универсиада уты уеннар башкаласы Казанга  китерелгәнче булган соңгы шәһәрләрнең берсе булды.Шәһәр стеласы янында Универсиада символын дистәләрчә зеленодоллы   көтеп тора иде инде.Көчле алкышлар астында утны саклаучы волонтерлар факелны кабызды һәм аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Егоровка тапшырды.  Универсиада уты 30 этап үтеп, 30 спортчы һәм ветеран спортчылар кулында булып, шәһәр күленә китерелде. Биредә әлеге зур спорт бәйрәмендә катнашу өчен меңнәрчә зеленодоллы көтеп тора иде. Соңгы этапта Универсиада символы район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин кулына күчте һәм ул ут тустыганын кабызды. Александр Васильевич республика башкаласында шимбә көнне башланып китәчәк бәйрәм белән котлады һәм Универсиадага зеленодоллылар керткән өлеш турында сөйләп, Россия спортчыларына  җиңүләр теләде. Республика җитәкчелеге исеменнән сүз ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусевка бирелде, ул Казанда соңгы елларда булган уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Чара бәйрәм концерты белән төгәлләнде. Ә инде иртәгә Универсиада уты сәяхәтенең соңгы ноктасы булган Татарстанның башкаласы Казанга китә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International