Зеленодолда күп балалы гаиләләргә җир бирү дәвам итә

2013 елның 5 июле, җомга
Зеленодол районында "Могҗизалар кыры"нда күп балалы 363 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде. Зеленодол районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер межалау билгеләре куела һәм актлар буенча алар хуҗаларга тапшырыла. 363 участокның 130ының билгеләре бар инде һәм алар көн саен 20-30га арта.
Җир эшләренә килгәндә, хәзер кырда җирлекнең вертикаль планировкасын  башкаралар. Җир бик тигезсез булганга,  "Каздорстрой" аны тигезли. 22 июльгә кадәр планировкалау эшләрен төгәлләргә ышандыралар. Тигез участокта төзү уңайлырак, су басу белән дә, канализация коллекторына тоташтыру белән дә проблемалар булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International