2013 елның 8 июлендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән уздырылачак киңәшмәнең көн тәртибе проекты

2013 елның 7 июле, якшәмбе
2013 елның 8 июлендә Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгенең конференц-залында  Зеленодольск муниципаль районының предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре  белән уздырылачак киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында:
КАДНИКОВА Эльза Ринат кызы - Зеленодольск муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе.
2. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре проблемалары турында:
АНИСИМОВ Олег Владимирович - Зеленодольск шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе.

3. Зеленодольск муниципаль районында 2012-2013 уку елында БДИ нәтиҗәләре турында:
АФАНАСЬЕВА Рәйсә Вәли кызы - Зеленодольск муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
4. Социаль хәле авыр булган гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру турында:
АФАНАСЬЕВА Рәйсә Вәли кызы - Зеленодольск муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
5. 2013 елда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасы турында: 
ГОНЧАРОВ Олег Владимирович - "Зеленый Дол" инвестицияләр үзәге җитәкчесе.
6. Зеленодольск районы һәм  Зеленодольск шәһәрендә хокук тәртибе турында:
ВАСИЛЬЕВ Иван Николаевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы бүлеге начальнигы урынбасары.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International