Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы узган брифингта яңа уку елына әзерлек турында сөйләштеләр. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәпләргә капиаль ремонт ясау программасы һәм “Үз мәктәбеңә булыш!” республика акциясе турында журналистларга тулы информация бирде.
ТР мәгариф һәм фән министры 2013 елда капиталь ремонт программасы кысаларында 167 мәктәпне ремонтлау максатында 2,5 миллиард сумны үзләштерү планлаштырылган булуын әйтте. “Әлегә документлар буенча планлаштырылган эшнең 45 проценты гына үтәлгән. 1 сентябрьгә барлык объекларны да файдалануга тапшырачакбыз. Моны мин кистереп әйтәм”, - диде ул. Яңа объектларга килгәндә, Энгель Фәттахов яңа уку елында Татарстанда өч яңа белем бирү учреждениесе ачылачагын әйтте. Алар арасында ТР Зеленодол районында химия фәне тирәнтен өйрәнелүче лицей-интернат та бар. Әлеге лицейда белем алу өчен Татарстан Республикасы укучылары арасыннан сәләтле балаларны сайлап алу конкурсы игълан ителгән. Малайларны да, кызларны да кабул итәчәкләр. Министр белдергәнчә, Татарстанда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче лицейлар ачу дәвам ителәчәк. Техник лицей ачу планы да бар.
Энгель Фәттахов балалар иминлеге – иң мөһим мәсьәләрнең берсе булуын ассызыклады. Шуңа күрә уку йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшергәндә балалар иминлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирәчәген әйтте. Шулай ук мәктәпләрдә акча җыюга карата министрлыкның тискәре карашын белдерде. Ул мәгариф учреждениеләренә капиаль ремонт ясауда һәм аларны фән кабинетлары җиһазлары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “ Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе игълан ителүен ассызыклады. Бүгенге көнгә акциядә катнашучыларның саны 135 кә җитте һәм алар 36 миллион сумлык ярдәм күрсәтте, дип белдерде министр. Капиталь ремонтка гына түгел, агымдагы ремонтка да игътибар итәргә кирәк, дип саный ул. Бу мәсьәләдә инде мәктәп директорлары һәм район башлыкларыннан күп нәрсә тора. Энгель Фәттахов бүгенге көндә яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән учреждение исеменә бәйге баруын искә төшерде. Бәйгегә нәтиҗә августта ясалачак. Бу мәртәбәле конкурста җиңүчеләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм бүләкләр көтә. Беренче урынга лаек булучы 1 миллион сум приз алачак. Конкурсның ике номинанты 300әр мең сум акча белән бүләкләнә.