“ Яңа Тура” ның икенче терминалын шушы көннәрдә ачарга ниятлиләр

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

“ Яңа Тура” ның  икенче терминалын шушы көннәрдә ачарга ниятлиләр

 

“Яңа Тура”ның икенче терминалын 2013  елның августында ачу планлаштырыла. Бу турыда сәүдә комплексы җитәкчеләренең эшмәкәрләр белән очрашуында билгеле булды.

Очрашу сәүдә комплексында барды,  анда Зеленодол районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин, ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукы буенча вәкил Тимур Нагуманов, ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, берничә күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда беренче мәсьәлә булып икенче терминал төзелешенең бүгенге хәле каралды. Александр Тыгин сүзләренә караганда, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яңа Тура” компания-инвесторының  директорлар советы рәисе  Александр Халдей  белән очрашкан, анда инвесторларлар белән  технополисның икенче терминалын файдалануга тапшыруга әзерлеге, проектның гомумән алганда үсеше турында сөйләшү булган. “Яңа Тура” технополисы идарә компаниясе” ширкәтенең административ директоры Дмитрий Сипратов белдергәнчә, икенче терминалдагы эшне якын көннәрдә тәмамларга һәм объектны файдалануга тапшыру  планлаштырыла. Якынча 2013 елның августында. Аның сүзләренә караганда, беренче терминалдагы янгыннан соң, өстәмә таләпләр куелган,  ә аларны үтәү өчен вакыт кирәк.

Очрашуда шулай ук сәүдәгәрләргә икенче терминалда  урын бирү һәм  урыннарны арендалау буенча типовой килешү мәсьәләсе тикшерелде. Технополис операторы сүзләренә караганда, янгыннан зыян күрүчеләргә  икенче терминалда  урыннар җитәрлек, 11 июльдән 2нче павильондагы сәүдә урыннары өчен заявкалар  кабул  итә башлаячаклар.

Эшмәкәрләргә  шулай ук  килешүне гамәлдәге законнарга яраштыру  буенча да ярдәм  күрсәтеләчәк. Шушы көннәрдә  терминалдагы урыннарның якынча  бәясе дә билгеле булачак.

ТР икътисад министры Рөстәм Сибгатуллин очрашудагыларга янгында зыян күргәннәргә ташламалы кредит  бирү программасының үтәлеше  турында сөйләде һәм аларга ТРда Эшмәкәрлеккә  ярдәм үзәге аша да ярдәм  күрсәтеләчәге турында хәбәр итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International