9 һәм 10 сентябрьдә Зеленодол шәһәренең 90 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Шәһәр Көнендә бәйрәмнең хедлайнеры PIZZA төркеме булачак.

 

Зеленодоллылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай программа әзерләнгән: мураланы ачу, күңел ачу программасы, мастер-класслар, күрсәтмә чыгышлар, сәнгать һәм фоторәсемнәр күргәзмәләре, спорт турнирлары, уеннар һәм караоке.

 

18:30 сәгатьтә «Авангард» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә бәйрәмне ачу тантанасы, «Эбием» музыкаль проекты һәм «PIZZA» төркеме катнашында  кунакларга музыкаль концерт программасы булачак.

 

22:00 дә шәһәр күген якты салют бизиячәк.

 

10 сентябрьдә барыгызны да гаҗәеп сюрприз көтә: театр мәйданында 18:00 сәгатьтә Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы Дәүләт оркестры һәм Зеленодол музыка театры солистлары катнашында зур концерт була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International