2022 елның 6 сентябрендә “Связь-Петролиум” ҖЧҖ территориясендә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Зеленодол бүлекчәсе, ЗМР Башкарма комитеты, ТР табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге һәм экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт вәкилләре һәм махсус җәлеп ителгән авария-коткару “РегионСпас” формированиясе ҖЧҖ, «Связь-Петролиум» ҖЧҖ штаттан тыш авария-коткару формированиесе, Зеленодольск звеносының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча көчләре катнашында предприятиенең ягулык-майлау материаллары складындагы нефть продуктларын локальләштерү һәм бетерү гамәлләренә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр үтте. Нефть продуктлары резервуардагы ярык нәтиҗәсендә агып чыккан иде. "РегионСпас” ҖЧҖнең һөнәри һәлакәт-коткару формированиесе, “Связь-Петролиум” ҖЧҖнең штаттан тыш авария-коткару формированиесе, җәлеп ителгән көчләр һәм чаралар бердәмлекләрен күрсәттеп, алга куелган өйрәтү максатларына ирешетеләр.