Татарстан Республикасы Президентының гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты 2022 елның 26 августыннан премиягә документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән кешеләр премиягә дәгъва итә ала.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Батурин ур., 7А.
Тәкъдим итү шартлары белән, түбәндәге сылатма белән кереп, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2022-godu.htm.