Тынычлык микрорайонында төзелеп килүче Әл-Ангам мәчетендә бүген үзәк гөмбәзгә ай куйдылар.
Тантанада Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт һәм башкалар катнашты.
- Шәһәр көне алдыннан, Яшел Үзәннең 90 еллыгы уңаеннан - бу зур вакыйга. Тиздән шәһәрдәге дүртенче мәчет мәхәллә кешеләре өчен ишек ачачак. Айның куелышын күзәтеп, һәркайсыбызның күңелләре шатлык хисләре белән тула, - диде мэр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, гөмбәз каркасы ЗМЗ да эшләнгән, ә бинаның проектанты - Илгиз Камалетдинов җитәкчелегендәге "Арт-проект"компаниясе.
Мәчет төзелешенең төп иганәчесе - Әнвәр Миңнуллин. Аның сүзләренчә, мәчет төзү идеясе күптән барлыкка килгән. Ниһаять, Михаил Афанасьев ярдәме белән рухи йорт төзелеше башланып китте.
Әл-Ангам мәчете 300 урынга исәпләнгән, мәчет янында төшке аш үткәрү өчен бина, шулай ук хәләл продукция белән кафелар да булачак.