Зеленодол районында циффрлы телевидение челтәре эшендә кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.

2022 елның 9 сентябре, җомга

Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы хәбәр итә. 2022 елның 27 нче сентябреннән 20 нче октябрь вакыт аралыгында 11:33 тән 12:42 гә кадәр, кояш интерференциясе белән бәйле рәвештә (спутник кабул итү станцияләренең антенналарына кояш йогынтысы тәэсирендә) Татарстан Республикасы территориясендә циффрлы эфир телевидениесе челтәренең кыска вакытлы начараюы ихтимал.

Һәр торак пунктта телевидение һәм радиотапшырулар программаларын трансляцияләүнең өзеклекләре графигы РТРС сайтының «Телерадиоканалларның вакытлыча өзелүләре» бүлегендә урнаштырыла (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм шәхси кабинетларда белергә була. (https://online.rtrn.ru/).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International