Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирүне дәвам итә.
Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә дәгъва язуда ярдәм күрсәтеләчәк, кулланучыларның проблемаларын карап тикшерүдә булышлык күрсәтеләчәк, гамәлдәге закон нормаларына аңлатмалар биреләчәк.
Әлеге чара 2022 елның 13 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Зеленодол районы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәк филиалы бинасында түбәндәге адрес буенча уздырылачак: ТР, Зеленодольск шәһәре, Беренче май ур., 14 йорт.