90 ел элек Зеленодольск шәһәре нинди булган?

2022 елның 9 сентябре, җомга

Шәһәр тыгыз урман урынында үсеп чыга. Шуңа да, яшь Зеленодольскиның төп дошманы – янгыннар була. 1932 елда аларның саны 22 җиткән. Шәһәрнең мәйданы 15,5 кв.км (бүген ул ике тапкыр күбрәк). Халык саны-17636.

Зеленодолда газ, канализация, кунакханәләр, музей, театр һәм җәмәгать транспорты булмый. (Автобус 20 елдан соң гына йөри башлый). Хәер, шәһәрдә нибары 20 чакрым юл булган. Асфальт юк, тротуарлар да юк. Кич белән караңгы: 75 фонарь урамның яртысын гына яктырта.

3 мунча, кино күрсәтү өчен җайланган 2 клуб, 2 китапханә, стадион, хастаханә, 3 сырхауханә, бала тудыру йорты булган.

1932 елда һәр унынчы шәһәр кешесе малярия белән авырый. Бәхеткә, үлем очраклары булмый.

Әкренләп беренче телефоннар пәйда була – ел азагына абонентлар саны 15 кә җитә.

Өстәвенә, Зеленодол халкы саклык кассаларыннан актив файдалана башлый. 1932 елда шәһәрлеләрнең счетларында саллы сумма – 3 млн 190 мең сум акча була. Чагыштыру өчен, Ленин төрбәсен төзүгә нәкъ шулкадәр сумма тотыла.

Фотода: 1932 елда шәһәрнең булачак үзәк урамы шундый булган.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International