Норлат авылында узган киңәшмәдә Зеленодол районының Идел аръягы зонасында каты көнкүреш калдыкларын җыюга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, “Норлат МПП ЖКХ”сы муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Равил Бәхтияров һәм авыл башлыклары катнашты.
Мәсьәләнең бөтен катлаулыгы шунда: Идел аръягы зонасындагы авыллардан җыелган көнкүреш калдыкларын Зеленодол янындагы полигонга алып килергә кирәк, ә моның өчен Ключи зонасындагы авылларда яшәүчеләргә караганда кыйммәтрәк түләргә кирәк булачак. Хәзер тарифларны килештерү эшләре бара. Киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер мәсьәлә –контейнерлар өчен яңа мәйданчыклар төзү һәм чүп түгү маршрутын раслау. “Норлат МПП ЖКХсы” МУП өчен КамАз автомобиле базасында яңа чүп түгү автомобилен сатып алынуы турында хәбәр киңәшмәдә катнашучылар өчен яхшы яңалык иде.