Гражданнар өчен бүгенге көндә салым йөкләмәләрен яңартып тору актуаль булып тора. Салым бурычлары булу өстәмә бурычлар (пеня) исәпләүгә китерә, региональ һәм җирле бюджетлардан, дәүләт ярдәме чараларыннан баш тарту, Россия Федерациясе чикләреннән читкә чыгу хокукын чикләү, банклардагы счетлардагы акчалар һәм бурычлы кешенең милке хисабына суд приставларының бурычын түләтү күңелсез нәтиҗәләргә китерә.
Хәзерге вакытта салым түләүчеләргә бурычы һәм пенялары, штраф, процентлары турында электрон почта яки СМС–хәбәр аша мәгълүмат алу мөмкинлеге туды.
Моның өчен теләсә нинди салым органына ризалыгыңны беледереп түбәндәге юллар белән хәбәр җибәрергә була:
- Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы ярдәмендә электрон рәвештә nalog.gov. ги ның “Контактлы мәгълүмат - көйләү» блогында;
– «Тормыш ситуацияләре буенча мөрәҗәгатьләр - башка ситуацияләр» блогындагы «физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша электрон рәвештә.
- кәгазьдә шәхси килеп (яисә үз вәкиле аша) яки почта аша заказлы хат белән.
Бурыч турында хәбәрләр кварталга бер тапкыр җибәрелә.
Татарстан Республикасында сервис уңайлыгын һәм тоташтыру җиңеллеген 78 меңнән артык салым түләүче бәяләде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе әлеге хезмәттән файдаланмаучыларга якын арада теләсә нинди юл белән язмача ризалыкларын хәбәр итәргә тәкъдим итә.