Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 13 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән Татарстан Республикасы һәм Казанда томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның артуын  күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен сакалну чараларын күрергә кирәк.

Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә кискен хәрәкәтләрдән, узулардан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле рәвештә була. Томанның ераклыкны кхрергә комачаулык итүен күрсәгез - гадәти дистанцияне саклау һәм  тизлекне киметү урынлы.

Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда тизлекне акрын гына киметергә кирәк. Тормоз педалын берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сез артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал ясыйсыз.  Томан шартларында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклык чраларын алдан күрү артык булмас.

Бәла-каза булган очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы баш идарәсенең “Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

Баш идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ларын  кулланганда бүлекнең интернет-сылтамасын күрсәтү мәҗбүри!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International