Эшләрнең барышын шәһәр мэры Михаил Афанасьев карап чыкты
Тынычлык микрорайонындагы "Каенлык" паркы Зеленодол халкы һәм кунакларының иң яраткан ял итү урыннарының берсе булып тора. Паркның беренче һәм икенче чираты 2021 елда ачылды, хәзер яңа памп-трек һәм ял итү зоналары, Каенлыкта өченче чират төзелеше кысаларында төзелә.
- Бу мәйданчык балалар һәм яшьләр арасында иң кирәкле мәйданчыкларның берсе булачак, без нәкъ менә зеленодоллыларның соравына таяндык. Эшләрне сентябрьнең өченче декадасында төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
Биредә Памп-треклар ике булачак: балалар өчен – 360 кв.м. һәм олылар өчен 1040 кв. м. күзәтү мәйданчыгы төзелде, керү урыннары төзү планлаштырылган, территорияне төзекләндерү дәвам итә,.
Өченче чиратны төзү суммасы 59 млн. сум тәшкил итә.