Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше буенча комитеты «Гаилә архивын тапшырыгыз»дигән республика конкурсы үткәрә.
Бәйгенең максаты - яшь буында гаилә тарихын өйрәнү аша ил һәм туган як тарихын өйрәнүгә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү. Конкурста физик затлар - гаилә архивларының хуҗалары катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнә:
50 000 сум – I урын өчен
30 000 сум – II урын өчен
20 000 сум – III урын өчен.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Конкурсның республика этабына конкурс документларын бирү вакыты 2022 елның 14.10.2022 тәмамлана.