Олы Ходяш авылындагы фельдшерлык-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Объектны монтажлау июнь аенда башланды. Эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм коммуникацияләрне тоташтыру эшләре алып барыла.
Кайнар һәм салкын су, су бүлү, җылыту, телефон элемтәсе, интернет – барлык уңайлыклар да каралган.
Хәзерге вакытта яңа җиһазлар урнаштырыла, ул әле тулы күләмдә китерелмәгән.
Объект РФ бюджетыннан - 5 млн 411 мең сум һәм ТР бюджетыннан – 1 млн 355 мең сум белән финанслана.
Олы Ходяш фельдшерлык-акушерлык пунктына Олы Ходяш, Кече Ходяш, Ходяш разъезды, Луговой һәм Бритвино авыллары беркетелгән-барлыгы 240 тан артык кеше ярдәм ала.
ФАП ачылу вакыты – агымдагы елның декабренә планлаштырыла.