Михаил Афанасьев Усаклык (Осиново) авылында күп профильле сырхауханә төзелеше барышын тикшерде

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Сырхауханәне "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр.

 

Монда инде бинаны төзү эшләре башкарылган, түбә ябу эшләре, эчке диварлар һәм бүлмәләр штукатурланган, инженерлык коммуникацияләрен бинаның эчендә һәм тышында урнаштыру эшләре бара, фасад эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре башланган.

 

Объектны карау барышында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев планда каралган сроклардан чигенмәскә кушты.

 

Объектның гомуми бәясе - якынча 675 млн. сум, агымдагы елда финанслау 227,6 млн. сум тәшкил итәчәк.

 

Анда өлкәннәр дә, балалар да кабул ителәчәк. Эшләрне тәмамлау вакыты — 2023 елның 1 кварталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International