Зеленодольск шәһәрендә Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча профессиональ программаны эшләтеп җибәрделәр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген һәм иртәгә Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары һәм контроль - хисап палатасы рәисләре өчен стажировка мәйданчыклары узачак. Республиканың 6 районыннан - Яр Чаллы, Буа, Лаеш, Кукмара, Түбән Кама һәм Саба җитәкчеләре катнаша.

 

Программада катнашучыларны Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев сәламләде, ул кунакларга нәтиҗәле укуларын һәм үз эшләренең сыйфатын күтәрү өчен яңа күнекмәләр һәм белемнәр алуларын теләде.

 

Укулар барышында стажировкада катнашучылар тышкы финанс контролен үткәрү нигезләрен, шулай ук инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү чараларын финанслауны өйрәнәчәкләр.

 

Иртәгә үк йомгаклау аттестациясе, проектларны яклау һәм нәтиҗә ясау булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International