Михаил Афанасьев интернет-сәүдә семинарында катнашучыларны сәламләде

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген мәдәни үсеш үзәгендә «Интернет-сәүдә: уңышка юл» дип исемләнгән семинар узды, анда Зеленодольск районында яшәүче 170 кеше катнашты.

Катнашучыларга электрон сәүдә каналларының үзенчәлекләре һәм товарларны сатуны арттыру буенча нинди мөмкинлекләр бирүләре турында сөйләделәр.

Чарада Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты:

- Зеленодольск - маркет-плэйслар җәлеп итә торган урын. Озон, Вайлдберс һәм Kazan Express безнең белән эшли, без моның белән бик горурланабыз! Бүгенге көндә Зеленодольскида 1263 сатучы бар һәм алар барысы да уңышлы эш алып баралар. Безнең районда үсеп килүче бизнеслар саны артсын өчен, хәзер мондый укулар күбрәк үткәрелүе бик шәп!

Зеленодольскида узган әлеге чара  электрон сатып-алу үзәге “Маркетплейс.Җиңел” һәм “Минем бизнес” үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен бушлай үткәрелгән икенче укыту семинары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International