Зеленодольск районы Исаково авылында 9 сентябрьдә Украинаның махсус операция зонасында Татарстанның „Алга“ батальоны хәрби хезмәткәрләрен рухи яктан ярдәм итү буенча пастыр вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган Анатолий атакай белән хушлашу тантанасы узды.
Анатолий атакайның җеназасын Исаково авылында үзе тарафыннан хәрабәләрдән торгызып төзекләндергән чиркәүдә үткәрделәр. Чараны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде.
Рухани белән хушлашырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, туганнары һәм якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм башкалар килгән иде.
Анатолий атакайны җирле зиратта җирлиячәкләр.