Әлеге мәгълүматларны Республика Икътисад министрлыгы китерә.
Зеленодольск районы озак еллар эчендә беренче тапкыр берьюлы 16 баскычка рекордлы үсеш күрсәтте һәм рейтинг шкаласының 8 урынына күтәрелде.
Рейтинг түбәндәге күрсәткечләр нигезендә төзелә: үзебездә җитештерелгән һәм төяп җибәрелгән продукция күләме, салым һәм салым булмаган керемнәр, тапшырылган һәм гамәлдәге торакның гомуми мәйданы, авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме, эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе һәм башка мөһим социаль-икътисади индикаторлар.