Зеленодольск районында беренче тапкыр "Катык" этнофестивале үткәрелде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Чараны  Зеленодольск  районы башлыгы Михаил Афанасьев ачты.

 

- Бүген без сезнең белән тарихи вакыйгада катнашабыз - бу Татарстан Республикасында беренче "Катык" этнофестивале. Мин ышанам, ул алдагы елларда үсәчәк, тагын да масштаблырак, традицион булачак. Ләкин бүген без яңа тарихка старт бирәбез. Бәйрәм белан, дусларым! – диде, Михаил Афанасьев кунакларга мөрәҗәгать итеп.

 

Фестивальнең аерым статус алып торуын РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ассызыклады:

- Милли байлык - аның киләчәк буыннар өчен мәдәни традицияләрне саклау өстендә эшләүче кешеләре.

 

Мәйданчыкларда Татарстаннан, шулай ук Чувашия һәм Мари Эльдан  килгән фольклор төркемнәре чыгыш ясады. Теләге булганнар өчен катык әзерләү буенча мастер-класслар һәм аның дегустациясе оештырылды. Шулай ук, фестиваль кысаларында  кул эшләнмәләре ярминкәсе дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International