Васильево бистәсе башлыгы Эльдар Хәлиуллин үз теләге белән отставкага кит

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген шәһәр тибындагы Васильево бистәсе депутатлары сессиясендә җирле узидарә башлыгы вазифасыннан Илдар Корбангали улы Хәлиуллин китте. 7 елдан артык ул Васильево Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде, 2019 елдан бистәне җитәкләде.

 

Васильево җирлеге  башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп депутат, Зеленодольск урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллин билгеләнде.

 

- Илдар Корбангалиевич, һичшиксез, югары квалификацияле белгеч, башлык вазифасында үзен лаеклы күрсәтте. Әмма ул җирле Совет депутаты булып кала, димәк, безнең командада, - диде Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Николай Бызин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International