Александр Тыгин коммунальщикларны катырак булырга чакырды

2013 елның 12 июле, җомга

Александр Тыгин коммунальщикларны катырак булырга чакырды

“Агымдагы чаралар бер тапкыр ябырылып алу түгел, ә бәлки, даими алып бара торган эшләр”, - дип белдерде халыкның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары уңаеннан үткәрелгән киңәшмәдә Зеленодол шәһәре коммуналь-торак департаменты җитәкчесе урынбасары Илья Благовещенский. Әлеге тезисны башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин күтәреп алды. Аның фикеренчә,  бурычлылар белән  телгә салынып торырга кирәкми.

Районның муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләр өчен акча җыелу бер урында тора: 95 процент. Ә Мизиновода – 59 процент. Илья Благовещенский күрсәтелгән хезмәтләр өчен җыем 105 процент булырга тиеш, дип белдерә. Җыелган бурычларны исәпкә алып, без 110 процент җыярга тиеш, дип саный Александр Тыгин. Ул коммунальщикларны катырак булырга чакырды. Астыртын түләмәүчеләрне 15 тәүлеккә утыртуга кадәр барып җитәргә мөмкин, газета битләрендә исемнәрен язганда да яхшы, дигән фикерне белдерә ул. Подъезд ишегенә бурычлыларның исемнәрен язып элү дә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Кайвакыт коммунальщиклар алдында түгел, ә бәлки, күршеләр алдында оятлы итү үтемлерәк чара булуы мөмкин.

Зеленодол районы өлкән суд приставы Марат Камалов  исә Зеленодол телевидениесендә  Васильевода бурычлылар фатирларына рейд ясалуы турында сюжет күрсәтелгәч, суд присталарының ишекләрен кагуын көтеп тормыйча, күпчелек  бурычларын  түләве хакында әйтте. “Жилкомплекс” идарә компаниясе директоры Марат Хәйруллов белдергәнчә, барлык йортларга да досье төзелгән. Ә бурычлыларның паспорты ясалган. Әгәр аның башлангычы үзен акласа, мондый практиканы идарәнең башка субъектларына да кертәчәкбез, дип аңлатты.

Марат Камалов, бурычларны түләтүнең иң уңышлы ысулы – милеккә арест салу (әгәр булса инде, әлбәттә) һәм чит илгә чыгармау, дип белдерә.

Соңгы атнада коммунальщиклар 680 фатирга - ут бирүне, 18 фатирга исә кайнар су бирүне туктаткан.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International