2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.
Татарстан Республикасы төп Законын кабул итүнең юбилей датасына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшер!» проектына старт бирелә.
“Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы -«Үзеңне тикшер!» - бу Татарстан Республикасы Төп Законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест.
Проект сайтында https://constitution30.tatar/ теләсә кем теркәлергә һәм тестта катнашырга мөмкин. һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак. Шулай УК, проект нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган катнашучыларга циффрлы гаджетлар рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Проектны тормышка ашыру вакыты — 2022 елның 12 сентябреннән 1 ноябренә кадәр.