2022 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигать кочагында булганда томанның артуын күрсәгез, урманда яки сулыкта күз күремен югалтмас өчен чаралар күрергә тырышыгыз.
Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт итсәгез, артык кискен хәрәкәтләрдән, алдагы машинаны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны сакларга: дистанцияне арттырып, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормоз ясаудан сакланырга кирәк: кирәк булганда акрын гына туктарга кирәк. Тормоз педалын берничә тапкыр басып алырга кирәк, шуның белән сез артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы ясаган буласыз. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклык чараларын күрүне онытмагыз.
Әгәр юл һаләкәтенә очрыйсыз икән, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең ышаныч телефоны - 8 (843) 288-46-96.