Октябрь бистәсе халкы өчен бу күптән көтелгән объект. 100 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты бинасы "Мәдәният" илкүләм проекты буенча төзелә.
Биредә балалар өчен ял берләшмәләре эшләячәк, шулай ук, авылда үтә трган төрле чаралар да уздырылачак.
Төзелеш барышын бүген район башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде.
- Тиә-як территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Ул уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш, - дип, эш йөкләде район башлыгы.
Авыл мәдәният йорты төзелеше 2022 елның апрелендә башланды. Эшләр 90 процентка башкарылган. Бинаның эчке бизәлеше, керү өлешендә төзекләндерү дәвам итә.
Объектны тапшыру агымдагы елның декабренә планлаштырылган.
Проектның гомуми бәясе 34 млн. сумнан артык.