Бүген Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев Васильево бистәсендә төзелә торган бассейнда булды. Комплекста олылар өчен 25 метрлы ике бассейн һәм балалар өчен 12,5 метрлы бассейн булачак.
- Яңа бассейнның исеме, учреждениенең үзенчәлекләре һәм урнашу урыны-Идел елгасы янында булу сәбәпле, символик булачак. "Волна - Дулкын" дип атыйбыз - диде Михаил Афанасьев.
Гомуми мәйданы 1489 кв.м. булган комплекс төзелеше агымдагы елның мартында старт алды. Проектның гомуми бәясе якынча 280 млн. сум. Быел бассейны кулланылышка тапшыру планлаштырылган.