Татарстанда ЮНЕСКОның дүртенче һәйкәле барлыкка килергә мөмкин

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстан ЮНЕСКОның тагын бер һәйкәле белән баетылырга мөмкин – сүз Татарстан Респбликасы Зеленодольск районының Октябрь бистәсендә урнашкан Казан Федераль университетының Энгельгардт исемендәге шәһәр яны Астрономия Обсерваториясе турында бара.

"Энгельгардт исемендәге Шәһәр яны Астрономия Обсерваториясе - бу бик кызыклы урын. Бүген биредә әлеге объектны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча белгечләр эшли, алар безнең номинация досьесын өйрәнәләр. Безнең республика территориясендә ЮНЕСКОның дүртенче һәйкәле пәйда булса, бик шәп булыр иде", - дип сөйләде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Шуны билгеләп үтик: объектны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү – озын һәм катлаулы процесс. Ике ел ярым  – Бөтендөнья мирасы комитетының барлык таләпләрен һәм процедураларын үтәү өчен минималь вакыт.

@tatmediaofficial

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International