2022 елның 25 сентябрендә, 13:00 сәгатьтә, Татарстан Экология һәм Табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, Зеленодольск мөхтәсибәте «Зеленодольскиның мәшһүр кешеләре» инициатив төркеме белән берлектә, «Россия сулыклары» ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында өмә оештыра. Кирәкле инвентарь урында биреләчәк, чара программасында балалар өчен хәрәкәтчән уеннар һәм катнашучылар өчен балык шулпасы белән сыйлау да каралган.
Катнашучыларны җыю - Зеленодольск тимер юл станциясе: Зеленодольск, Кооператив ур., 1 йорт (вокзал яны мәйданы). Элемтә өчен телефон: +7 904 767 9085 (Илизар Измайлов).