Әйшә авылында 3D - басма инновацион технологияләр ярдәмендә төзелә торган Россиянең беренче һәм бердәнбер бистәсе-«КВАДРУМ» торак комплексы төзелә.
3D-принтер төзелешендә, өч үлчәмле модельгә нигезләнеп, роботлаштырылган «кул краны» ярдәмендә кат-кат бетон катнашмасы кулланып, төзелеш мәйданында ук турыдан-туры форма тудырылып йор төзелә.
Объектлар төзелешен Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев карады.
- Беренче чиратта, бу-хезмәт чыгымнарын киметү, кеше хаталарын киметү, калдыксыз төзелеш һәм әлбәттә, процессның куркынычсызлыгы. Киләчәктә популярлык казаныр дип ышанам, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
3D принтерда йорт булдыру процессының беренче этабы -йортны проектлау, аннары 3D модель принтерена төзелеш программасы бирелеп йорт төзү. Бер йортның төзелеш вакыты - 21 көн, ә норматив куллану вакыты - 80-120 ел.