Бүген «Зеленодольск» мәгълүмат үзәге медиадиректоры Татьяна Витовская үзенең туган көнен билгеләп үтә

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

         "Хөрмәтле, Татьяна Владимировна ! Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйм!

        Сез журналистлык өлкәсендә уңышлы эшлисез, компетентлы профессионал, тәҗрибәле һәм җаваплы җитәкче булып җитештегез. Сезнең команда - Татарстанда иң көчле командаларның берсе, Сезнең хезмәткәрләрнең казанышлары Республика һәм Федераль дәрәҗәләрдә берничә тапкыр югары бәяләнде. «Зеленодольская правда», «Безнең Зеленодольск» газеталары һәм яңалыклар сюжетлары һәрвакытта да халык тарафыннан яратып һәм көтеп алына.

 

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс илһам телим!

Тормышыгызда күңелле вакыйгалар, кызыклы очрашулар һәм уңай карарлар күп булсын!

 

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск мэры

Михаил Афанасьев»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International