27 сентябрьнең 21 сәгатеннән 28 сентябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең начарлануы турында кисәтү.
2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- иртән, көндез көчле яңгыр;
- иртән һәм көндез көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с көчле җил булуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.
Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.
Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән, сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз.Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк.
Явым-төшем вакытында:
- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- каты ныгытылган конструкцияләрне үз ишегалларыгызга беркетегез, аларны юк итү кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр суларын агызуга яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын әзерләү буенча чаралар күрергә.
Җил көчәя барганда:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
3. Урамда юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.
7. Барлык йорттагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.
8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Әгәр кайгы-хәсрәткә очрасагыз, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең “Ышаныч телефоны "- 8 (843) 288-46-96.
Баш Идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда бүлекнең интернет-сылтамасын күрсәтү мәҗбүри!