Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр өчен хәләл продукция алу өчен акча җыю турында игълан итте

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте республиканың мобилизацияләнгән халкына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итте. Җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды үткәрә.

 

РФ Кораллы көчләренә хезмәт итәргә чакырылган ватандашлар өчен аптечкалар, хәләл коры паеклар, тушенка, термокиемнәр, җылы оекбашлар һәм перчаткалар сатып алып җибәрергә кирәк.

 

Теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Җыю турында тулырак – ТР Диния нәзарәте сайтында белергә була.

 

@tatmediaofficial

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International