Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик халәтнең начрлануы турында кисәтү

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 ел 28 сентябрьнең 18 сәгатьтеннән 29 сентябрьнең 10 сәгатенә кадәр метеорологик халәнең начарлануы турында кисәтү

2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

        - төнлә көчле яңгыр;

        - төнлә һәм иртән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с. көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе хәбәр итә:

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

- каты ныгытылган конструкцияләрне үз ишегалларыгызга беркетегез, аларны юк итү кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр суларын агызуга яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын әзерләү буенча чаралар күрергә.

Җил көчәя барганда:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.

3. Урамда юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.

6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.

7. Барлык йорттагы тәрәзәләрнетыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.

8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Әгәр кайгы-хәсрәткә очрасагыз, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең “Ышаныч телефоны "- 8 (843) 288-46-96.

Баш Идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда бүлекнең интернет-сылтамасын күрсәтү мәҗбүри!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International