Шушы көннәрдә районыбыз халкы Зеленодольск мэры Михаил Афанасьевка социаль челтәрләрдә мобилизацияләнгән ватандашларга кием белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Без яңа юллар, парклар һәм скверлар, яңа чүп савытларыннан башка да яши алабыз һәм иске автобусларда да вакытлыча йөрергә риза. Әмма без, анда, илебез чигендәге ир-атларыбыз окопларда, дару аптечкаларыннан һәм йокы капчыкларыннан башка, уңайлы аяк киеме һәм сезонлы өс киемнәре тиешле күләмдә булмауларын белеп, һичшиксез, тыныч калырга тиеш түгел» - дип яза Лейсан Тимершина.
- Бу хәбәр барыбызның да күңелләрне кузгалты.
Хөрмәтле зеленодольскилылар!
Без мобилизацияләнгән ватандашларыбыз өчен төрле кирәк-яраклар җыелмасын туплый башладык. Беркем дә ярдәмнән читтә калмас.
Рәхмәт, дуслар! Тагын бер кат ышанам, Зеленодольск - көчле ихтыярлы кешеләр, чын патриотлар шәһәре, - дип язды үзенең телеграмм каналында Михаил Афанасьев.
Шәһәр башлыгы кушуы буенча җыелмаларның бер өлешен Казанга озату вакытында ватандашларга тапшырдылар. Анда җылы трико, футболка, носки, баш киемнәре, перчаткалар, коры паек, дарулар керә.
Якын арада йокы капчыклары һәм махсус җайланалар сатып алыначак.