Бу хакта муниципалитет башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте
- Игелек көне алдыннан Зеленодольск районы җирле үзидарә органнары ветераннары белән очраштык. Бу - безнең алтын фонд, остазларыбыз, шәһәр һәм район тарихының ныклы нигезен булдыручылар. Килүегез һәм эчкерсез хисләрегез өчен һәркемгә рәхмәт! – дип язды ул.
Депутатлар залында җыелган районның төрле җирлекләренең экс-җитәкчеләре очрашуның мондый форматта беренче тапкыр узуын билгеләп үттеләр. Район башлыгы М.П. Афанасьевка эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кунаклар өчен Зеленодольск музыка театры, Горький исемендәге Мәдәният йорты һәм Васильево сәнгать мәктәбе артистлары чыгыш ясады.