"Яңа Тура" өй туен көтә

2013 елның 13 июле, шимбә
Августта "Яңа Тура" сәүдә комплексында икенче терминалны ачу планлаштырыла. Бу эшмәкәрләрнең технополис җитәкчелеге һәм хакимият вәкилләре белән очрашуында билгеле булды. Очрашуда Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин катнашты. Беренче терминалда янгын булганнан соң, янгын сагы, видеокүзәтү системасына өстәмә таләпләр куелды. Янгыннан зыян күрүчеләргә урыннар бирү мәсьәләсе дә күтәрелде. 11 июльдән 2нче павильонда урыннар алу өчен заявкалар кабул ителә башлады.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International