Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгече «Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы 2022» конкурсы җиңүчесе.

2022 елның 30 сентябре, җомга

Конкурсның зона этабы Кама Тамагы муниципаль районында үткәрелде. Республиканың сигез районыннан сигез гүзәл зат жюри игътибарына никахлашу һәм исем кушу йолаларын тәкъдим итте, үз сәләтләрен һәм һөнәри осталыкларын күрсәтте.

Конкурс финалында җиңүне ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова яулады.

         Зеленодольск ГХАТы хезмәткәрләре һөнәри осталык буенча республика конкурсында беренче ел гына призлы урыннар яуламыйлар: 2017 елда - икенче, 2011 елда – өченче урыннар алганнар иде инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International