Җиңү яулау өчен Зеленодольск командасы Алабуга командасына каршы көч сынашты. Бу турда мәртәбәле кунаклар: Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР футбол Федерациясе рәисе урынбасары Радик Әхмәдуллин булдылар.
- Без бик мавыктыргыч уен күзәттек, һәр команданы аларның үҗәтлеге һәм җиңүгә омтылышлары өчен котлыйсы килә. Зеленодольск - футбол шәһәре, без бу юнәлешне үстерүне дәвам итәчәкбез һәм күбрәк эшләячәкбез! – диде, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев котлау чыгышында.
Уен нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы җиңү яулады. Котлыйбыз!